
Рабит Батулла " Ак бүре"
Боларга да бик яхшы су, үләнлек очрап, ял итәргә туктадылар. Нәм атларыннан төшеп, чатырларын корып, су эзләп алып килеп, аш пешереп ашарга утырган чакта, баягы Ак бүре килеп җитеп, баягыча: – Кем рөхсәте белән килеп, бу чаклы солдат, атлар белән урмандагы үләннәрне таптап килеп кердегез? – диде. – Һич рөхсәт юк, – дип боларны да куа башлады. Бу патшаның улы ике йөз атлы гаскәренә таянып, Бүредән алайрак ачуланып: – Син үзең кайдан килдең, шунда кит, – диде. Боларга яхшылык белән берничә әйткәннән соң, тыңламагач, Ак бүре баягыча бер әфсен укып өргән иде, болар да тораташ булып каттылар. Инде без тагын патшаның үзенә килик. Иң өлкән улына ике ел, уртанчыларына бер ел булган чакта, төпчек улы мәдрәсәдән укудан кайтты. Кайтып керүгә, атасыннан исәнлек-саулык һәм абыйларын сорашып, хәбәр-хәтердән соң патша моңарга: – Менә иң өлкән абыеңның китүенә ике ел, уртанчыларына бер ел булды, һичбер хәбәр-хәтерләре юк, – диде.
56
0