8 нче көн. Нәбирә Гыйматдинова

8 нче көн. Нәбирә Гыйматдинова

Рәхимҗан, аякларын җирдән шудырып кына, тәрәзәгә якынлашты. Чәнчелеп китсен, томшык эзе, томшык! Димәк, төнге маҗаралар чын булган, күзгә генә күренмәгән. Әле бер кошның да тәрәзәгә кунып пыяла хәтле пыяла чокыганы юк иде. Әллә урыс урманнарына канатлы дәҗҗаллар ияләшкәнме?! Сөйләсәң, адәм ышанмас, Сибгатулла малаеның башына тай типкән, диярләр. Аңа хәзер духтыр түгел, биш чакрымдагы багучы удмурт карчыгы кирәк. Җеннәр ахирәте ни такылдар менә. Аныкы гел дөрескә чыга, имеш. Теге кара төннән соң алар тарантаслы атта шушы багучыга барганнар иде

Тэглар:

69

0