Хатын-кызга чәчәк бирегез!
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Хатын-кызга чәчәк бирегез! Аның исеме белән уянабыз, Гүзәллеген аның күрегез. Бәйрәмдә дә, гади көннәрдә дә Хатын-кызга чәчәк бирегез! Ул ярату өчен яратылган, Тик назларга аны төрегез. Кышкы көндә җаны эреп китәр, Хатын-кызга чәчәк бирегез! Аңа атап күпме шигырь туа, Яле, берсен сөйләп бирегез. Тик шатлыктан тамсын күз яшьләре, Хатын-кызга чәчәк бирегез! Арып-талып эштән кайтсагыз да, Сез елмаеп өйгә керегез. Күзләрендә сөю-сагыну аның, Хатын-кызга чәчәк бирегез! Туган көндә бүләк эзләгәндә, Менә шуны анык белегез: Мәңге балкыр тормыш гөле бит ул, Хатын-кызга чәчәк бирегез! #ТаһирШәмсуаров #Аклыккасыену #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Рухиянәшрияты #Таттелеком
38
0