
Илдар Юзеев "Уйлый күңелем төрлесен"
Мине дошман күргән кешеләргә Озын гомер телим, тыныч төн. Мин үзем дә сезнең белән бергә Озак яшәргә тырыштым. Мине дошман күргән кешеләргә Яхшы күрше телим, якты йөз... Башкаларны нурландырып торсын Үзегездән төшкән яктыгыз. Мине дошман күргән кешеләргә Әйбәт кәеф телим, көләч көн... Һәм ышанам яфрак яруына Җаныгызда шушы теләкнең... Илдар Юзеев "Уйлый күңелем төрлесен...", 99нчы бит. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1997
54
0