
Зифа Кадырова «Көтеп узган гомер"
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 7 нче көн Быел көздә Асылгәрәй белән Рушанияны җитәкләп, беренче класска мәктәпкә алып бардылар. Айбикә инәй һәм Мәхмүт капка төбендә озатып калдылар. Рушания әнисенә каерыла-каерыла кул болгады. Барый абзый белән Фатыйма балаларны аръякка, олы дөньяга алып чыктылар. Курчак кебек итеп киендерелгән Рушания әллә каян аерылып торды. Икәү генә диярлек елга аръягында уйнап үскән балалар олы авыл балаларына катышып китә алмадылар. Укытучы аны-моны уйламыйча, балаларны аерып утыртты. Рушания янында утырган малай әле бер әйберсен, әле икенчесен күрсәтеп мактанды. Асылгәрәй муенын каера- каера алардан күзен ала алмады. Көчкә бер дәрес түзде, икенче дәрестә теге малайның әйберләрен болгап атты да үзе аның урынына утырды. 130 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Рухиятнәшрияты #Таттелеком #ЗифаКадырова #Көтепузгангомер
84
0