
Фәүзия Солтан "Туган як нуры"
Әдәбимарафон 17нчекөн Сагынам өзелеп үз ягымның Тын кичләрен, елга буйларын. Күңелләрне назлап яңгыраган Үзәк өзгеч татар моңнарын. Тормыш биргән ата-бабаларым, Газиз халкым, туган туфрагым. Сайрар кошларымның моңнарыдай Җырларымны сезгә юлладым. Тугайларда, яшел аланнарда Гөрләп узды үсмер елларым. Кайда гына үтмәсен юлларым, Үз ягымны мактап җырлармын. #ФәүзияСолтан #Көзгешәфәкъ
114
0