
БАЛАННАРДА БАЛ ТӘМЕ...
10 нчы көн #әдәбимарафон Айгөл Әхмәтгалиева " Баланнарда бал тәме..." Миңа дигән чәчәкләрне елның кәшәнкәләр чикләвеккә тулышкан татлы бер мәлендә бүләк итәләр иде. Ә бүген урамда… кырпак кар, кырпак кар. Көзнең соңгы көннәредер, мөгаен, соңгы талпынышыдыр. Соңгы тамчы булып, бәлки шушы атнада гына яңгыр яшьләре түгелеп үткәндер. Соңгы тамчы? Ә мине, нинди генә сынаулар күреп тә сынмаска-сыгылмаска тырышкан, яшәү дигән тылсымлы сүзгә теше-тырнагы белән ябышкан хатынны ятакка бәреп егарлык соңгы тамчы – нәрсә иде ул? Әткәйнең үлемеме? Юктыр. Сугыш гарасатын кичеп, исән кайткан, туксан яшенә җиткән әткәйнең үлеме, ачы хәсрәт булса да, табигый хәл, һәркемнең тәкъдиренә языла торган канун бит. 30 нчы бит #АйгөлӘхмәтгалиева #Баланнардабалтәме #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44
54
0