Залия Нуриәхмәтова «Күңелем чагылышы»

Залия Нуриәхмәтова «Күңелем чагылышы»

17 нче көн. 31 нче бит. «…Таратмагыз ата-ана нигезен. Таратмагыз ата-ана нигезен, Бүлешмәгез малын, сатмагыз. Туып-үскән газиз оябызның һәрбер адым җирен саклагыз. Сагынырбыз берчак туган якны, Әткәй каберен килер күрәсе. Җыяр шунда безне туган нигез, Шаулап торыр аның тирәсе. Әткәй булып каршы алыр безне, Ул утырткан иске коймалар. Өйгә кергәч, сәлам булып килер, Әни укыган изге догалар. Әткәй-әнкәй төсе булып, чакырып Торсын безне, туган оябыз. Таратмагыз, ата-ана нигезен. Бүлешмәгез малын, сатмагыз. Һәрбер адым җирен саклагыз!..»

Тэглар:

93

0