Бәхетлеләр

Бәхетлеләр

5 нче көн #әдәбимарафон Факил Сафин "Бәхетлеләр" Бәхетлеләр яз илендә яши, Кар-буранлы кышка керсә дә, Бәхетлеләр вакыт санамыйлар. Көн сизелми, кайнар төн кыска. Мәхәббәтле һәрбер үлән җирдә, Якын туган – һәрбер кырмыска. Бәхетлеләр ялгышларны тоймый, Боз өстендә дөрли учаклар. Күңел түре – тәлгәш-тәлгәш йолдыз, Җылы җилләр сыйган кочакка. Бәхетлеләр зәңгәр күктә йөзә, Ару белми дәртле канатлар. «Ялгышасың!..» дигән чакта кемдер, «Юк!» дигәнне ирен кабатлар. Бәхетлеләр яз илендә яши, Кар-буранлы кышка керсә дә, Ачылмаслык ишек, капкалар юк, Алтын ачкычлары кесәдә... Казан утлары 03.2022ел, 35 нче бит #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Казанутлары #Таттелеком #44

Тэглар:

59

0