Рәйсә Фәйзуллина

Рәйсә Фәйзуллина

Бисмилләһ "тәлгәш"ләре. Тирән кайгы, ачы хәсрәт- Динсезлек "миләш"ләре. Жанның иң татлы азыгы- Бисмилләһ "тәлгәш"ләре. "Бисмилләһ"ле һәр адымда Бар хәерле хәрәкәт. Эш башласа "бисмилләһ" дип, Малга иңә бәрәкәт. "Бисмилләһ"ле булса йортың, Аллаһ рәхмәтен ача. "Бисмилләһ" дип күз йомылса, Гафләт йокысы кача. "Бисмилләһ"ле йөрәк тоя, Аллаһның азан моңын. Сәҗдәдә чакта назлый Хак Үзенең сөйгән колын. "Бисмилләһ"ле изге дога- Иман нуры яңгыры. Иман нурына береккән Бәхет гөле тамыры.

Тэглар:

65

0