Боз ага

Боз ага

Ак күбекләр чәчеп, ярдан ашып, Киң болынга җәелеп су ага; Дулкынланып, ташып, күмәкләшеп Тау-тау булып ярылып боз ага. Бозлар ага... Калын бозлар белән Тулкын-тулкын булып төн ага; Төннәр ага... Кара төннәр белән Ил өстеннән бөтен кер ага. Бозлар ага... Кара, салкын кышның Саклап яткан калын бозлары Күңелләрне баскан авыр көчнең Бар ачысы, кары, тозлары. Бозлар ага... Салкын бозлар булып Ага илнең кара чүпләре; Язгы көчле ташкын сулар булып, Ага төннең пычрак кортлары. Бозлар ага...

Тэглар:

85

0