Вазыйх Фатыйхов "Тормыш кормыш"

Вазыйх Фатыйхов "Тормыш кормыш"

Тормыш кормыш. Тормыш кормыш әле, Тормыш корып ятыш - Бөлки яхшы булыр, Әмма булмас кайтмыш. Бөлки якты булыр. Булмас карангырак - Ешрак килер бөлкем, Кайгы йөрер ерак. Тормыш кормыш әле Түгел жиде чатта: Житмеш бабам Гомер кичкән Туган якта! Тарихны mаш итen Салдым нигезенә. Дивар булып Көннәр менә Тигез генә. Һәр ниргәсе аның Жыр белән мүкләнгән. Тәрәзәләрен уям Якты өметләрлән. #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

75

0