"Җырларымда кайтам туган якка" Кәүсәрия Харрасова

"Җырларымда кайтам туган якка" Кәүсәрия Харрасова

Кошлар кебек җаным Кошлар кебек моңлы минем җаным, Сандугачтай каршылый һәр таңын. Көннәремнән тик куаныч көтәм, Язмышыма бәхет өмет итәм. Сыерчыклар белән язны көтәм, Канатланып, туган якка китәм. Йөрәгемдә мәхәббәтем йөртәм, Җырга салып, сөюемне илтәм. Кошлар кебек сайрый минем җаным, Туган якта табам күңел җылым. Әткәм-әнкәм корган оя һаман Йөрәгемдә көйли бишек җырын. Кошлар кебек моңлы минем күңел, Хиссез-моңсыз яшәү мөмкин түгел. Былбылларның җыры тулган җаным Кыйбла итеп яши туган ягын. Кәүсәрия Харрасова "Җырларымда кайтам туган якка",("Кошлар кебек җаным"), Казан«Ак Бүре» нәшрияты, 2024. - 9 нчы бит. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #татнетныүстерүфонды #БелемРадиосы #КазанТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #КәүсәрияХаррасова #ҖырларымдаКайтамТуганЯкка

Тэглар:

68

0