
11 нче көн. "Җәза"Нәбирә Гыйматдинова #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024
11 нче көн ...Бик эссе көн иде. Агач-куакларның яфраклары куырылып шәлперәйгән, җир буй-буй ярылган иде. Кызлар Кара Тобага су коенырга төште. Колачлап йөзә-йөзә эчкә үк кергән Нурсөя бөтерчеккә эләкте. Тоба, корбанын өзгәләгән ерткыч кебек, аның арык гәүдәсен зыр-зыр әйләндерде-тулгандырды да төпкә сөйрәде. Хәлидә сердәшенә ярдәмгә ташланды. Әмма бөтерчек, тагын да кызурак әйләндереп, икесен дә аска батырды. Бергә тотынышып үскән кызлар бергә тотынышып үләргә тиеш иде. Шөкер, үлмәделәр. Икесен дә су төбеннән тартып алдылар. Яр буена чыгарып салгач, Хәлидә коткаручысын күреп аңын җуйды, ә Нурсөя дер-дер калтырады гына. Йа Аллам! Каршыларында, тешләрен җемелдәтеп, аждаһа ыржая иде. Гыймран! Сөнчәледә генә түгел, күрше авылларда да аткан-аскан, кискән-тураган җәллад Гыймран! Аны юлымда очраттырма, дип, кем генә Аллаһка ялвармаган икән. - Танымыйсың мәллә, алтын балык? - диде егет, черт-черт комга төкереп. - Төрмә шулпасы белән тукланган авылдашыгыз мин. - Ие шул, сине ун елга япканнар иде. Габбас абзыйга аткан өчен дә, бүтәннәр өчен дә... - Нурсөя сердәшенең битеннән сыйпады. Хәлидәнең озын керфекләре дулкынлана иде. 8 нче бит. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
79
0