6 нчы көн Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк"

6 нчы көн Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк"

6 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Картның уйлары явачак яңгырда түгел. Ул Ярмөхәммәт турында уйлый. Айдулла карт оныгы Ярмөхәммәтнең табигатькә,җиргә мәңге береккәнлеген аңлады бүген. Шуңа күрә, ул егетләрчә җиңел атлый. Айдаш артыннан ат көчкә йөгерә. Айдаш бабайның куанычын беркем дә сизә алмас иде. Өйгә кайткач та ул кычкырып көлмәде, сикереп төшеп биемәде. Җилтерәп кайтып керде дә, кул очыннан чиләк асып,унике тапкыр суга барды. Инештән генә, бакча башыннан гына булса да,туксан яшьлек картка тыкрык тавыннан менүе бик та хәтәр икәнен белеп, кайнатасына булышырга дип, Хурлыгаян ишегалдына чыкты. Чыкты да, авызын яулык почмагына яшереп, кулын Айдаш карт кулындагы буш чиләккә сузды. Бу аның: — Әткәй, куй бу эшеңне! Өйдә хатын-кыз юкмы? — дип әйтуе иде. Килене тел яшергәнне Айдаш карт бик ошата, чүтеки ата итә. Биатасын зурлый, дигән яшерен уй картны гомере буе куандыра килде. Айдаш баба каршысында Хурлыгаян кычкырып сөйләшсә дә, яулык капламыйча, авыз күтәреп, акырып кычкырса да булдыра ала .Бу эш аның уз иркендә хәзер. Бүгенге хатыннарга: авызыңны каплап йөр, кайнатаң алдында сөйләшмә,дип әйтеп кара син! Ник әйткәнеңне үкенерсең! Әнә, башкаларның киленнәре биата, биана дип тормый, үз аталарына да акыралар, сүгенүләре дә гадәткә кереп бара инде. Хәерлегә генә булсын, хатын-кыз аза. Тотып тукмаласалар, киленнәренең сугенүләренә генә риза булырлар иде әле. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РабитБатулла #ЮлБуендагыЗәңгәрЧәчәк #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

50

0