Ренат Харис
Агыйдел тугайларында Атлар кешниләр әле, Явызларны танып алып Алар тешлиләр әле. Кылычка бәрабәр камчы Үрә беләбез әле, Кемнәр дошман һәм кемнәр дус - Күрә беләбез әле. Ил туфрагы изгелеген Йөрәкләр тоя әле, Без илгә, ә ил күңелгә Төп-төгәл сыя әле. Айгыр авызлыклар чаклар Безнең узмаган әле, Салаватның иярендә Күннәр тузмаган әле. Юлдаш, Татарстан китап нәшрияты, 1975ел,169 бит
38
0