Фәүзия Солтан "Ямьлелек"

Фәүзия Солтан "Ямьлелек"

Наратлар үрелә күккә, Аяк астында ылыс. Нарат ылыслары кебек Яшәү чәнчүле, кырыс. Урман һавасы саф, җиләс, Агачка үлән үргән. Сарылган да, тирә-юньгә Сихри бер ямь биргән. Күл өстендә - пар үрдәкләр Күл буенда - гашыйк пар. Күл янындагы тынлыкта Моңлы бер изгелек бар. Искән җилгә яшел үлән Назланып башын ия. Туган ягым, табигатең Яшәү өчен көч бирә. #ФәузияСолтан #Көзгешәфәкь #әдәбимарафон#әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды#БелемРадиосы #ТатарстанИхласНәшрияты#Таттелеком #44 #үзүсеш

Тэглар:

76

0