Әдәби марафонның җиденче көне

Әдәби марафонның җиденче көне

Эш бетеп кайтырга чыккач, бер малайның түбән тамбы аша кычкыра-кычкыра чабуын күреп алдылар. "Ни булыр бу? Ни җиткерер?" дип торганда, "Солдат абый кайта-а! " дигән сүзләрен ишетеп, барысы да әле юлга таба, әле Саимәгә карап елмаештылар. "Саимә, бар чап инде, нәрсә карап торасың? " дигән сүз аның талпынган күңеленә канатлар куйдылармыни, Саимә малай чабып килгән юлдан каршы якка йөгерде. Ерактарак, аркасына биштәр аскан төз ир атлавын күрүе булды, күңелен әйтеп бетермәслек куаныч биләп алды, йөрәге ярсып-ярсып типте. Юл уртасында ике җан бергә берегеп, әллә никадәр басып тордылар. -Әй газиз Раббым! Мең рәхмәт! Нинди куанычлы мизгелләр бүләк иттең миңа! 70 нче бит #әдәбимарафон2024 #ГүзәлГалләмова

57

0