
Факил Сафин "Ялгызлыгым"
2 нче көн Факил Сафин Ялгызлыгым Югалтудан куркам ялгызлыгым- Иптәш тә ул миңа, иштәш тә. Бар серләрем аңа гына сыя, Аңа барам һәрчак киңәшкә. Адашсам да аңа сыенамын, Абынсам да кашын җыермый. Серле күзләр төпкеленә чумам Дисәм, уяу - башым җуйдырмый. Юк-бар белән җанны кыйнамый ул, Ташлап китми, ярлар китсә дә. Сәгадәт түгел, бәхет, сөенеч тә, Авыр йөк тә түгел иңсәмдә. Ялгызлык ул. Бары ялгызлыгым... Гомер буйлап озата баручым. Кара көнче, җаһил-куштаннардан Аралаучы, йолып калучым. Җир - зур кораб. Вакыт диңгезендә Галәм гизә дулкын мичәүләп. Калын томаннарны ярып барыш Ялгызлыгым белән икәүләп ... #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #ФакилСафин #Галәмкүзе
59
0