Аяз Гыйләҗев "Өч аршын җир".

Аяз Гыйләҗев "Өч аршын җир".

Ике атна торып әйләнеп кайтты ул. Сакалы җиткән иде анын, ияк астында бөдрәләнеп тора,киемнәре пычранган, теткәләнеп беткән. Ул кулын бирмичә генә хатыны белән исәнләште дә, өйалдында ук анадан тума чишенеп ташлады. Тир исе, әллә кайсы якларның ят исе аңкыган күлмәк-ыштаннарын төреп чормага ыргытты. Шәмсегаянның: «Кайларда йөрдең син, Мирвәли?!» дигән инәлүле карашын санга сукмыйча биш тәлинкә аш ашады һәм иртәгесен таңнан торып тегермәнгә китте… Шул көнне Шәмсегаян лампа куыгын төшереп ватты… Суган тураганда бармагын кисте… Шул көннән Шәмсегаян янында икенче Мирвәли яши башлаган кебек булды. Икенче Мирвәлинең кы- ланыш-гадәтләрен аңлап бетерү тагын да кыен, ул сер- ле дә, ят та, сәер дә иде… 191-192 нче битләр.

Тэглар:

65

0