Нәбирә Гыйматдинова •Күкчәчәк •

Нәбирә Гыйматдинова •Күкчәчәк •

9 көн — Хәерчеләр чабатасы Бура-Киртәне бүкән төсле икегә ярмакчы, — диде Лотфулла, нотыгын хатыны колагына көйләп. Әйтерсең боларны Күкчәчәк түкми-чәчми Мирсәлимгә җиткерәчәк. — Җуук, чабаталы агай, бурасы да, киртәсе дә минеке! Революциягә кадәр авылда берәүгә генә бил бөккәннәр. Ул заманалар ялтырап кире кайтты бүген. Кем дә кем әмеремә буйсынмый, ачлыктан тәгәрәп үләчәк. Бакчасын сөрдертмим, печәнен чаптыртмыйм, вәйт. Хәерчеләр чабатасы Мирсәлимгә көн күрсәтмим, кыскасы. Көрәш кызды. Яз җиткәч, Мирсәлим, ягадан трактор китертеп, хуҗалыкларның бакчасын сөрдертте. Лотфулланың җиңелүе дәвам итә кебек иде. Ләкин алай булмады шул.

Тэглар:

55

0