Рабит Батулла "Ак бүре"

Рабит Батулла "Ак бүре"

Патша улы: – Син үзең кайдан килдең, шунда кит. Менә минем йөз солдатым бар, хәзер аттырырмын да үтерермен, – диде. Бу сүзләргә Ак бүренең ачуы килеп, һаман да боларга моннан чыгарга кушты һәм куды. Куган саен чыкмагач, Ак бүренең ачуы килеп боларга карап бер дога укып өргән иде, бар да тораташ булып каттылар. Инде без килик патшаның үзенә. Биш айдан бирле улыннан хәбәр көтте. Алты ай көтте – улыннан һичбер хәбәр-хәтер юк. Бер елдан соң укый торган ике уртанчы улы укудан кайттылар. Исәнлек-саулык сорашканнан соң, болар да аталарыннан рөхсәт сорадылар: – Без дә әнине эзләргә чыгыйк, – диделәр. Патша боларга таба карап: – Олы абзагызның киткәненә инде бер ел булды, һичбер хәбәр-хәтере юк. Инде мин, сездән аерылып, берүзем нишләрмен? – диде. Болар аталарының ай-ваена карамыйча, һәркөнне рөхсәт сорыйлар иде. Бер дә беркөнне боларның аталары, бик күп сорый торгач, боларга да бер елга рөхсәт бирде. – Ләкин бер елдан артык йөрергә рөхсәт юк, – диде. һәм болар да, аталарыннан йөзәр атлы солдат алып, бер елга акча, азык-төлекләр алып, агай-эне, аталары белән саубуллашып, ике йөз дә ике кеше булып, юлга чыгып киттеләр; иртә киттеләр, кич киттеләр, арт итәкләре җирдән китте, төкерекләре билдән китте, ат өстенә ятып, агач мылтыклар атып, муеннары аладай булган чакта, битләре тургайдай булган чакта барып җиттеләр баягы урманның бер як читенә.

Тэглар:

72

0