#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024  #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #ТАҺИР ШӘМСУАРОВ

#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #ТАҺИР ШӘМСУАРОВ

Табибка Сиңа булган хөрмәт кимемәгән, Ак күңелең китми уемнан. Гиппократның анты йөрәгеңә Җуелмаслык итеп уелган! Авырганда үлән төнәтмәсе, Өшкерүче эзләп чабабыз. Тик барыбер сырхау дәваларын Сырхауханә синдә табабыз. Күргәнем бар, өйдә тереләм дип Савыгуны өзелеп көткәнне. Палатаның ишеген бик соң ачып Бакыйлыкка күчеп киткәнне... Дару-мазар, укол кирәккәндә Аптекадан әйе, ташыйбыз. Барына да риза, табиб туган Исән чыксын бары башыбыз! Без аларны тиргибез дә кайчак, Карамыйлар диеп әрлибез. “Ашыгыч ярдәм” килсә сөенәбез, Бар өметне сиңа бәйлибез. Имән сыман таза, исәннәр дә Уйга таралардыр берара. Үлем кочагыннан тартып ала, Шул табиблар безне коткара! Ак халатлы яшәү фәрештәсе, Ак күңелең китми уемнан. Гиппократның анты йөрәгеңә Җуелмаслык итеп уелган!..

60

0