Әй, язгы җил!

Әй, язгы җил!

Фәнис Яруллин. Әй язгы җил! Сиңа каршы чабам, Назлап сыйпа әле йөзләремнән. Керфек аша яз яктысы тулып, Яшь чыгарсын әле  күзләремнән. Сөенечтән күптән елаган юк, Тупасландымы әллә йөрәк? Хәер, тукта, күзләремне йомам, Күз карама яз кермәсен үрләп. Аккан суны куып тотып булмый Һәм туктатып булмый искән җилне. Җиңелмәскә күпме тырышсам да, Җайлап кына тотып картлык җиңде. Хәзер инде минем чәбәләнү Ятьмәдәге балыкныкы кебек. Бәлки сикереп чыгалырмын, диеп, Бәргәләнеп ята соңгы өмет. 2002 Фәнис Яруллин. Шәфәкъ вакыты. - Казан: "Рухият" нәшрияты, 2002. - 37 б.

Тэглар:

63

0