
ТУГАН ТУФРАК ҖЫЛЫСЫ
ТУГАН ТУФРАК ҖЫЛЫСЫ Ераклардан ничек итеп Сәламнәрне юллыйсы? Сагындыра, үзенә тарта Туган туфрак җылысы. Күңел тулы моңнар гына Җырлыйсы да җырлыйсы! Читләргә киткәч тоела Туган туфрак җылысы. Кая алып китәр безне Бу язмыш юлы - озын. Җан өшегәч, кирәк бер уч Туган туфрак җылысы. Туган якның кочагында Елыйсы да елыйсы... Чит җирләрдән алып кайта Туган туфрак җылысы. (31нче бит)
94
0