
Зифа Кадырова-Бәхеткә юл кайдан?
Дилә эшкә чыкты. Көн-төн башын аска иеп, ай буе тротуарларда сыланып каткан бозны ватты. Акрынлап бар да элекке хәленә кайткандай булды, ире генә кайтмады. Кичен кибеткә барып ризыклар алып чыкты. Нидер исенә төшеп, бераз уйланып торды да, кире кереп тагын бербөтен ипи сатып алды. Ул ипине аерым төргәккә салды һәм кайтышлый үз подъезды янындагы чуплекнең яшеренрәк почмагына элеп калдырды. Тышта бик салкын, туңмасын дип, өйдән бер искерәк сөлге чыгарып ипи өстенә япты. Җай туры килгән саен ул шулай эшләде. Үзләренә яраксыз дип кешеләр чыгарып куйган юньлерәк кием-салым, җылы юрган ише әйберләрне үзенең чүплек бүлмәсенә җыйды. "Эзләнеп килгән субайлар буш китмәсеннәр".
65
0