#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024

#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024

#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Җиденче көн Горурлык Туган илем! Син бит минем өчен Хәтта җаның фида кылырлык Туган әнкәм кебек якын дисәм, Бу - төчелек түгел, - горурлык! Туган илем, минем җылы өем, Башка җирдә миңа урын юк, Дип шатлансам синдә яшәвемә, Бу - төчелек түгел, - горурлык! Туган илем - минем туган телем, Шушы телдән башка җырым юк, Дип җырласам әгәр җырларымда, Бу - төчелек түгел, - горурлык! Туган илем, синең үткән юлың - Минем юлым, башка юлым юк, Дип карасам барыр юлларыма, Бу - төчелек түгел, - горурлык! 179нчы бит. #ӘнгамАтнабаев #Атнабайхалыкшагыйре #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПрессПолиграфияНәшриятКомплексы #Таттелеком

75

0