6 нчы көн. Данис Хәйруллин.

6 нчы көн. Данис Хәйруллин.

Беркайчан исләремнән чыкмас Туган авылым белән туган йорт. Төшләремә керә әнкәемнең Күз нурлары белән тулган йорт. Җәйләр җитсә кыз-улларын барлый Татшуганның Сабан туйлары. Атлар чапкан тояк тавышыннан Яңгырап кала урман буйлары. Беркайчан да күз алдымнан китмәс Чишмәләре, чия таулары Язлар җитсә яшьлегемә илтә Шөгән суларының шаулавы. Беркайчан да исләремнән чыкмас Ак таулары белән ак авыл. Казан ягын, типтәр очын кушкан Корчый суы безнең якта ул. Хәйруллин Д. Сагыну.- Казан. "Ак бүре". 2022.- 155.

Тэглар:

54

0