
Тиздән XXVII Әдәби марафон башлана!
Хөрмәтле әдәбият яратучылар, туган телдә китап-журналлар укып телне камилләштерүчеләр һәм алга максат куеп, аңа ирешүчеләр! Тиздән XXVII Әдәби марафон башлана: https://tat-i.net/tt/adabi-marafon-2024. Ул берничә өлештән торачак: 1. 20.03.2024 – 24.03.2024 (21:00 сәг.). Әдәби әйдаманлыкка гаризалар кабул итү. Исемлекне киңәйтү (https://vk.com/adabimarathon). 2. 24.03.2024 (21:00 сәг.) – 01.04.2024 (23:30 сәг.). Дөньякүләм Әдәби марафонда катнашуга гаризалар кабул итү (https://vk.com/adabimarathon). 3. 01.04.2024 – 21.04.2024. XXVII Әдәби марафон (ВКонтакте социаль челтәре, "Миллион татар" милли проекты, татар интерфейсы булган башка социаль челтәрләр). 4. 22.04.2024 – 31.04.2024. Финалистлар исемлеген игълан итү һәм XXVII Әдәби марафон нәтиҗәләре белән таныштыру (https://tat-i.net/tt/tatnet/news, https://vk.com/adabimarathon, https://t.me/adabimarathon). Барыгызга да уңышлар теләп калабыз! #әдәбимарафон #үзүсеш #китап #журнал #әдәбият #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанЯзучыларБерлеге
225
0