
Әдәби марафонның унбишенче көне
-Әти, бирешмә,яме. Тәмле итеп ашарга да пешерергә өйрәнгәнсең. Пенсияң җитә үзеңә. Көймә турында да уйлашырбыз. Мин килгәләп йөрермен, кулдан килгәнчә булышырмын. Әлегә Минзифа апа авырый, аны карыйм, эшкә чабам. Мансурның синең янга бик киләсе килә. Өйдә, "минем бабай" дип, бик яратып сөйләшә. Аны карарга вакытым җитми. Син көндезләрен Мансурны кара инде, яме, - дип, кайту ягына борылды. Искәндәр бик рәхәтләнеп риза булды : " Мансурны үзем алып китәрмен, кич китереп куярмын", - диде ул. Мансурга бабасында кунак булу ошады. Ә Искәндәр үзе күкнең җиденче катына мендемени - онык белән мәш килү авыруларын да оныттырды. Күпер астыннан агып килгән инештә көн дә җилкәнле көймә йөздерәләр. Бабасы ясаган сыбызгыны сызгыртып, кечкенә чыбыркыны шартлатып,көнозын иректә рәхәтләнеп йөри торгач, әнисе янына кайтасы да килми. Ләкин әнисе, еласа да, киреләнсә дә, алып кайтып китә. Бер җилле көнне инешкә сусаклагычтан су кереп тулды. Ярлары киңәйде, суы тирәнәйде. Җилле булгач, Мансурга җилкәнле көймәнең тиз йөзүе ошады. Бабасы гел кисәтеп торса да, артыннан яр буйлап чапты да чапты ул. Искәндәр уенчык көймәгә җеп тагарга булды. Җепнең баш-башларын бәйләп мәшәкатьләнгәндә, бермәлгә Искәндәр Мансурны югалтты. Йөрәге сулкылдап куйды: инеш яры буйлап алга таба йөгерде, ләкин Мансур күренмәде. "Ул арада кая ул кадәр җир чапсын", - дип, кирегә йөгерде,кычкырды,әмма җилкәнле көймә дә, Мансур да күренмәде. Тал арасына кереп качкандыр дип, тал араларын карады. Мансур бер җирдә дә юк иде. Иңешкә бил тиңентен кереп чыкты. Дер-дер калтыранган Искәндәр, сукмактан чабып менеп, авыл урамына сөрән салды: -Улым суга батты-ы! 108 нче,109 нчы битләр #әдәбимарафон2024 #ГүзәлГалләмова
70
0