9 нчы көн "Җәза" #НәбирәГыйматдинова #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024

9 нчы көн "Җәза" #НәбирәГыйматдинова #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024

9 нчы көн Хатын, нәзек сабаклы кылганнарны ера-ера, тауга менде. Караңгы иде. Учакка табан турыласа, йә кунакны өркетер. Хәер, куян йөрәкле кызга охшамаган да ул бала. Юкса, төн ката учак пыскытып, урман авызында туңкаеп утырмас иде. Бистә ягыннан ап-ачык булып ниндидер кыргый тавышлар ишетелә. Даң-доң калай кагалар, сызгыралар-акыралар. Көй диләр бугай шуны. Гармун - искелек калдыгы, янәсе. Бистә яшьләре дискотекада бии. Югарыга менгән саен, нарат исе тынга каба иде. Үзәнлектә дә шул ис, әмма, Хәлидәнең йорты янганнан соң, ул көек белән буталды. Унбиш елдан бирле тамакны әчетә. Бәлки, ис һавага сеңгәндер, ә юшкыны Нурсөянең үпкәләренә сылангандыр?! Юшкын да түгелдер, хатынның гөнаһысыдыр, бәлки?! 1 нче бит. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

63

0