16нчы көн #ӘдәбиМарафон2024 #ФәнисЯруллин #КыйгакКыйгакКазКычкыра

16нчы көн #ӘдәбиМарафон2024 #ФәнисЯруллин #КыйгакКыйгакКазКычкыра

Сәхия Себер якларына китеп барды, ә киткәндә, саубуллашырга дип. Зәйнәп әби янына керде Зәйнәп әби авырып ята икән: Сәхияне күргәч, урыныннан калкынып куйды. «Соңгы вакытларда сезгә кергәләп булмады, ничек соң. бәбкәм, бик кыен түгелме?» Зәйнәп әбинең «бәбкәм» дип яратып әйткән сүзеннән Сәхиянең күңеле тулды. Ул. Зәйнәп әбинең күкрәгенә башын салып, үксергә тотынды Зәйнәп әби кытыршы куллары белән йомшак итеп башыннан сыйпады «Җыла, бәбкәм, җыла, җиңеләймәсме? Сиңа бигрәк авырга туры килде шул. Кыз баланы ходай дөнья йөген җигелеп тартырга ярат маган да бит. нишлисен инде» Зәйнәп әби әкрен генә сөйләнде Сәхия елауның болай ләззәтле икәнен белми иде, рәхәтләнеп бушанды Бераз җиңеләйгәч тә Зәйнәп әбинең самавырын куеп җибәрде.

90

0