
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Нәбирә Гыйматдинова“Елан”
1 нче көн. Урманга арка терәп яшәделәр. Ишек-тәрәзә ачсаң, өсләренә агач-куак авып төшәр сыман иде. Авыл түгел, карурман иде бу. Шуңа күрә ул яңа җиргә озак ияләшә алмады. Тукран тукылдаса да, куян сикерсә дә өне алына иде. Аннары, яши-яши күнекте: үзен дә җил очыртып кигергән орлыктан тишелгән бер агач итеп тоя башлады. Тик менә урман хәшәрәтләре генә вакыт-вакыт йөрәкне калтыратып куя иде. Әнә бүген иртән елан кабыгына басты да чырыйлап кычкырып җибәрде. Бүтән аулак урын тапмаган микәнни, явыз, “киемен” баскыч төбенә үк салган. Еланның алар бусагасында чишенүе хәерлегә түгел инде. Начарга юрыйлар моны, начар хәлләргә. Ишегалдыннан шуышып кына үтсә - сүз дә әйтмәс идең әле. Фәһимәләр йортын бу хәшәрәт затлар артык үз итте шул. Керпе дә үрчетеп карады хатын, тик файдасын күрмәде: “тере энәләр” берәм-берәм югалып беттеләр.
84
0