Изге айда (Мөнәҗәт). Таһир Шәмсуаров
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024 Кадерле ай - и Рамазан, Мулла әйтә, әнә, азан. Мәчетләрең нур сибәдер, Йөзләреңә нурлы Казан! Биләр дә юк, юк Болгар да, Җүкәтау да, Суарлар да. Балаларны искә алыйк, Шәһит китте алар яуда. Кыйнап тауга менә алмый Юлаучының йөкле аты. Бу дөньяда иң олысы, Онытмагыз - ана хакы! Бишекләргә салгандыр ул, Арыгандыр, талгандыр ул. Үсеп сәфәр чыккан чакта Дога укып калгандыр ул. Янә бер изгебез бардыр, Көчледер ул, үзе зирәк. Әтидер ул - тормыш яме, Яшәештә имән терәк. Кайларда сез газизләрем, Якыннарым, уңганнарым. Искә төшсә, елар булам Сагынып ла туганнарым... Бала күңеле, далададыр, Тарта сезне таш калалар. Туган җирне ташламагыз, Үкенерсез, и балалар! Беркемгә дә нахак атма, Гаепсезгә гаеп такма. Имин булсын дисәң Ватан, Телеңне, илеңне сатма! Сәхәр вакыты җитәдер, Әйтер тиздән, хәзрәт, азан. Рамазанда - изге айда Тәүге мөнәҗәтем язам... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТаһирШәмсуаров #Гомердисбесе #Шигырьләр #59нчыбит
65
0