
Җаннар бикләнде нигә?
Җаннар бикләнде нигә? Тормыш авыр дибез, зарланабыз - Кемнәр аны күтәреп караган? Әниләргә җиңел булганмы соң, Бармы берәү шуны аңлаган? ... Хәзер исә бар да алдыбызда, Кием-салым буа буарлык. Өстәлләр дә хәзер сыгылып тора, Шөкер итеп кенә торырлык. Капка ябык, кеше яратмыйлар, Күрше керми хәзер күршегә. Капка түгел, җаннар бикләнгән шул, Ни дип була шундый кешегә. Һәрбер өйдә алты-сигез бала элек, Өзелмәгән кунак, туганлык. Кеше килсә хәзер яратмыйлар, Заман чире хәзер саранлык. ... Матурлыкка битараф без, Томаланган күңел күзебез. Юк, дөнья начар түгел, Начарайдык бугай үзебез. (Бу шигырьне укыганда, олы кызымның "Шәһри Казан"да басылып чыккан мәкаләсе искә төште. "Өең - киң, күңелең тар " дип атала иде)
50
0