Тамга

Тамга

Ләкин ләүкәдә малайның ат ялына әйләнгән чәчен кыркыганда, тоныкланган-саеккан хисләр яңадан ярыннан ташыды. Җанның һәр почмагын шатлык-сөенеч биләде. Моннан соң зар да юк, уфтану-үкенү дә юк. Ул Солтанбәк нәселе кыйпылчыгын һич авырсынмыйча үстерегә тиеш иде. Нурихан: "Хатын белән килешмәдек", дип, балаларын ташлаган ирләрне беркайчан да акламый иде. Атага әманәт - бала, балага әманәт - ата, бу хакыйкать борын заманнардан ук ташка чокылкан иде. - Бак, улым, нинди чибәр халык без, ә! - дип тел шартлатты әти кеше. - Йәле, йә, мунчаланы сабынлап, аркаларыңны юыйк. Шапшакның өч табигый күлмәге бар ди, синдә алар ничәү икән? Туганнан бирле тәнең пакъләнмәгән, ахры, синең, улым. Бер савыт өйрә чөмергән малай болай да авырайган иде, мунча да өстәлгәч, тәмам изрәде бугай, коендырганда ул яртылаш йөклый иде инде.

Тэглар:

76

0