Тарих дәшә

Тарих дәшә

12 нче көн #әдәбимарафон Рәсимә Гарифуллина "Чаллы җире-шанлы җир" Тарих дәшә Күтәрелә кояш, ал таң ата, Ак каеннар нурда коена. Таң кояшы яшәү көче өсти Ак көмештәй Чаллы суына. Ак каеннар шаулый тау битендә, Жилләр уйный урлар өстендә. Ап-ак ромашкалар чәчәк аткан - Чаллы тавы әкият төсендә. Биек урлар буйлап атлап йөрим, Уйлап йөрим тарих турында. Нәсел шәжәрәмнең чишмә башы - Ханлык булган изге урында. Һәр ыруның үз чишмәсе монда: «Сыгышлы»лар, «Шарлы», «Керкәле» ... Давер хәтерендә яши һаман - Чылтыр-чылтыр жанны иркали. Чишмәләрнең берсе - типтәр халкы, Шөгерләргә киткән бу яктан. «Керкәле»лар, «Сыгышлы»лар күчеп Иштирәктә үзенә иш тапкан. 45 нче бит #РәсимәГарифуллина #Тарихдәшә #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

56

0