Кызыл гөл

Кызыл гөл

Мәдинә Маликова "Кызыл гөл" Хәзерге вакытта, дөньяда салкын сугыш барганда, империалистларның аны теләсә кайсы минутта кайнар сугышка әйләндерү ихтималы булганда, разведканың әһәмияте отыры арта бара. Бу өлкәдә эш алып бару безгә нык ихтыярлы, фидакарь, күзәтүчән, игътибарлы, нык рухлы яшьләр кирәк. ...Кунакханәнең караңгы бүлмәсендә булган сөйләшү менә хәзер, утыз елдан артык гомер узганнан соң, Фирдүс картның хәтерендә бөтен нечкәлекләре, төсмерләре, күңелдә кузгалган каршылыклы хис-тойгылары белән яңарды. Дөп-дөрес иде Токтогуловның сөйләгәннәре! Фирдүс аларга хәзер дә кул куярга әзер! Шул чорның күпчелек яшьләре шулай уйлый иде! Алай гына түгел, коммунизм төзү өчен, совет властен яклау өчен бөтен көчен, кирәк булса гомерен бирергә әзер иде алар. Шулай түгел иде дип кем әйтә алыр?! 28 нче бит

Тэглар:

91

0