"Бозлы миләшләр"

"Бозлы миләшләр"

2нче көн #әдәбимарафон Рашат Низамиев "Бозлы миләшләр" Балачакта кечерәк түмгәк тә зур тау булып күренә, диләр. Малайның чаңгыда адымлап-адымлап күтәрелгән тавы табигать корып куйган уртача тауларның берсе иде, әлбәттә. Ул географик карталарга да төшерелмәгән. Авылда аның биеклеген берәүнең дә үлчәп караганы юк. Гомер-гомергә бу тауның зурлыгын өлкәннәр дә, балалар да үз каланчасы биеклегеннән чыгып бәяләгәндер. Тау менү ләззәтен аңа күтәрелеп караганнар гына белә. Малайның кыш кочагында йокымсырап утырган, билгесезлек белән өртелгән тауга беренче тапкыр күтәрелүе. Үткәненнән һәм рәнҗүләрдән ераклаша барып, ялгызлыкка һәм азатлыкка сусаган күңелнең биеккәрәк ашкынуы бу. Ул бүген хыялына һәм йолдызларга якыная төште шикелле... 13 нче бит, Татарстан китап нәшрияты 1993ел #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

70

0