
Һади Такташ "Мәхәббәт тәүбәсе"
Ана — Бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга; Хатыннарның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке ана булуда... Бала елый, Матур йорт эчендә Яшь бер бала елый, — Кемнең баласы? Ник ул елый? Ә ник күрер өчен Килми аның сөйгән атасы?.. Тышта соңгы карлар ява, Алар инде Кышкы карлар кебек туңмыйлар. Тышта язгы җилләр исә, Алар инде салкын булмыйлар... Карлар эрер, Җылы тиргә батып, Кар астыннан чыгар май ае; Ә урамда, язның килерен белми, Елап утыра песи малае... — Елама юкка, Дөнья матур нәрсә, Әйдә, миндә кунак булырсың, Дуслыгымны аңлап, алдашмасаң, Урлашмасаң, миндә торырсың... Анаң, тәүфыйксызны, ташлап киткән, Атаң, явыз, сине белми дә. Кардәшләрең дә юк, Шәһәр шул бу, Белмисеңдер монда кемне дә? Шулай, дустым!
95
0