
Айгөл Әхмәтгалиева "Мин гашыйк булдым"
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024 11 нче көн. Айгөл Әхмәтгалиева "Мин гашыйк булдым". Әнием, әнкәем, шулай ук безнең тормыш төбе-тамыры белән үзгәрер микәнни? Ул тормышта әтиемә дә, минем өмет-хыялларыма да урын булмаячак лабаса... Тыелгысыз булып аккан күз яшьләрен сөртергә ашыкмыйча, мин ниндидер төпле фикергә килергә тырыштым. Хәрәкәтләрем үземә буйсынмый иде: иң беренче эш итеп әнинең телефонын сүндереп куйдым. Аннан гына сап-салкын су белән битемне юып, рәткә керергә маташтым. Юешләнеп маңгаема ябышкан чәчләремне тарар-тарамас артка җыеп куйдым да, кием шкафыннан җете кызыл майкамны, кыска джинс итәгемне алып, караватка ыргыттым. Әйтерсең менә-менә минем артымнан куарга чыгачаклар - ашыгам, кабаланам, үртәләм... 33 бит #әдәбимарафон #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияте #АйгөлӘхмәтгалиева #Нурлатмарафончылары
68
0