Вәзыйх Фатыйхов. Яфрак күләгәсе.

Вәзыйх Фатыйхов. Яфрак күләгәсе.

XXVII ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИ МАРАФОН» Җиденче көн #әдәбимарафон2024 Дулкыннарны дулкын куып тота Текә ярга җиткән бер мәлдә. Кеше тормыш куа, томырылып, - Тота алганнар сирәк, һәрхәлдә. *** Рәхәтлектән һәм наз-мактаудан, Ни хикмәт, юктыр җан туя алган. Бик сирәк: - Авырның иң дәвен Бирегез, бары тик үземә, - дия алган. *** Мин горур диеп кенә, Бөркет булам димә. Бөркетләрнең горурлыгы Кыялардан иңә. Фатыйхов В. Яфрак күләгәсе: Шигырьләр. - Казан: Идел-пресс, 2005. #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #белемрадиосы #китап #БалыкБистәсе #ВәзыйхФатыйхов #Яфраккүләгәсе

Тэглар:

62

0