Балалар йорты. Таһир Шәмсуаров

Балалар йорты. Таһир Шәмсуаров

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024 Бар нәрсәсе бар аларның - Уенчык, тәтиләре. Бүген тагын күренмәде Әни һәм әтиләре. Төннәрендә тансык куллар Назлап сөя, иркәли. Төштә генә нарасыйлар Рәхәтләнеп көлгәли. Туган көнендә аларга Чәчәкләр өләшәләр. Ак халатлы апалары "Балам", - дип эндәшәләр. Балалар йорты... Матур бина Сагышлы тәрәзәләр. Алмадай малайлар, кызлар Урамны күзәтәләр. Бар нәрсәсе бар аларның, Уенчык, тәтиләре. Бүген тагын күренмәде Әни һәм әтиләре. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТаһирШәмсуаров #Гомердисбесе #Шигырьләр #15нчебит

77

0