#Әдәбимарафон  1 көн  Зинаида Захарова  "Язлар яктысы"

#Әдәбимарафон 1 көн Зинаида Захарова "Язлар яктысы"

Сөенечләр алып килсен язлар, Соң булса да, бар да уң булсын. Узар юлым шактый кыскарса да, Күңел байлыкларым мул булсын. Гомер юлым шактый кыскарса да, Өметләрем зурдан һәрвакыт. Һаман көтәм, хыялланып бетәм, Ул килер дип юлга күз атып. Килмәсен дә белә торып көтәм Уртак язлар калды еракта. Язлар гына калса түзәр идем, Җаным калды минем шул якта. Язлар гына калса әле бер хәл, Калды йөрәгемнең яртысы. Гомер язым китми күңелләрдән, Юлларымда --- аның яктысы. #Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024 #Татарстанязучыларберлеге #Татнефтьүстерүфоңды #Белемрвдиосы #Татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком#44#үзүсеш

58

0