
Фәнис Мотыйгуллин “Яшьлегемә кайтып барышым”.
"Яшьлегемә кайтып барышым" Бер "үк суга ике керелми шул, Туктаталмыйм гомер агышын. Хәтер канатларын юлдаш итеп, Яшьлегемне эзләп барышым. Олы юлдан авылыма хәтле Ике генә чакрым барасы. Шул тузанлы юлдан алып китте Яшьлегемнән тормыш арбасы... Үз урамым... Бәбкә үлән баскан, Чапмый хәзер монда "матай" лар. Күптән әти-әни булган инде Бергә үскән кызлар-малайлар... Шул ук койма, шул ук капка төбе, Әллә кайдан таныйм үзләрен. Бер-берсенә сыенышкан парлар, Таныш түгел ләкин йөзләре. Ишетелми "Кара күзләр"е дә, Гармуннар да тынып калганнар. Их ул күзләр, тиң булмаган күзләр, 😘 Сөю утларына салганнар! Әй, яшьлегем, керсез балачагым! Эзләсәм дә инде табалмам. Хәтер канатында кайтып киләм, Сездә ләкин торып калалмам... 22 нче бит.
63
0