
БӘЛКИ ӘЛЕ...
XXVII #ӘдәбиМарафон проектын шигърияткә багышларга булдым. Ни дисәң дә, Тукаебыз туган ай бит! 😉😊 БӘЛКИ ӘЛЕ... Бу болытлар бергә җыелыр да, Җиргә күктән яңгыр түгелер. Бәлки әле, безгә кирәк дым да Диңгез артларында түгелдер. Бу болытлар тагын югалыр да, Яңгырдан соң кояш күренер. Бәлки әле, безнең куаныч та Кафтау артларында түгелдер. ... Шикле төен берәр чишелер дә, Җанда өмет тагын терелер. Бәлки әле, безнең язмышлар да Чын бәхеттән мәхрүм түгелдер. #КлараБулатова #Сәяхәтнамәләр #ТатарстанКитапНәшрияты 19 нчы бит #ӘдәбиМарафон2024 #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанЯзучыларБерлеге #БелемРадиосы #Таттелеком
450
0