
Зифа Кадырова
14 нче көн. Зифа Кадырова. Сагынырсың мин булмам. 3. Сөмбел Булат яныннан ничек кузгалып киткәнен, кая таба барганын да аңламады. Берничә минут, берничә сүз йөрәкне телгәләп учка тоттырды. Аның бөтен җире таш булып катты. Урамда салкын көз, урыны-урыны белән бозлавык, салкын ачы җил, тик ул аларны сизмәде, барды да барды, шәһәр буйлап йөрде дә йөрде... Бер кичтә бөтен дөнья үзгәрде, ничаклы вакыйга булды, ул йөкле, бала көтә, ә ул бала... Ул беркемгә дә кирәкми, аны яратмаганнар да... Менә хәзер беркемгә дә кирәкмәгән ике бәхетсез җан салкын көздә буш шәһәр урамында адашып йөри. Әле кичә генә барысы да башкача иде, ул мәхәббәте белән бик бәхетле, дөнья матур, якты, бернинди борчу-кайгысы юк иде. Авылына кайтса, өе, әнисе шатланып каршы ала, монда килсә эше, сөеклесе көтеп тора иде. Ә хәзер? Ә хәзер әнисе кайгысыннан үләр, аны өйгә дә кертмәс, хурлыгы ни тора бит... Ирсез бала тапкан, тегенең уйнаштан туган баласы, дип, бармак төртеп сөйләячәкләр... Ул шулай урам буйлап барды да барды, шәһәр читенә ничек килеп җиткәнен дә, тимер юл буйлап баруын да сизмәде, уйлары аны ераккарак алып киткән иде шул... Өстенә каяндыр якты ут якынлаша башлады, ул аңа каршы китте, ник каршы барганын үзе аңламады. Ут туктады, тик сүнмәде, каршысында зур бер абый пәйда булды. - Нишлисең монда? Шушы яшеңнән яшәүдән туйдыңмы? Бар, өеңә кайт, - дип орыша-орыша, Сөмбелне читкә чыгарып бастырды. - Әнә шәһәргә кайта торган юл, ә бу юл комбинатка бара. Бәхетең, пассажирлар йөртүче булса, таптап та киткән булыр иде. Син бит бала гына, син үлсәң, әти-әниең кайгыдан үләчәк, ә мине кеше таптаган өчен төрмәгә утыртырлар иде, минем балаларымны кем үстерер иде? Бар, өшеп беткәнсең бит. Әллә телсез инде мескен, - диде дә борылып китеп барды. Сөмбел кая барырга белмичә туктап калды, шәһәргә кайтыйм дип бара торгач, үзе эшли торган балалар бакчасына килеп төртелде. Ишек шакыганда, аның инде теше-тешкә тими иде. Каравылда торучы ялгыз карчык аны күргәч: - Сөмбел, нәрсә булды? Нишләп йөрисең? Нишләттеләр сине? -
Сылтамалар:
78
0