
Муса Җәлил-Бала йокысы
Ак мамык мендәрнең Эченә күмелеп, Ул йоклый, төсенә Сокланып үләрлек! Күкрәген тутырып Еш, иркен сулаудан Ал бәрхет ирене Аз гына суланган. Битләре — пар алма, Миләүшә — керфеге. Тир белән чыланган Ефәк чәч бөртеге. Өстеннән ул тибеп Очырган юрганын. Өч бөртек кашын да Җыерган булган ул! Бадианмы, нәркисме — Хуш исле кочагы! Куенында, билгеле, Иң сөйгән курчагы.
63
0