Әмирхан Еники "Кем җырлады?"

Әмирхан Еники "Кем җырлады?"

#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 "...Әллә шул чакта, әллә чак кына соңрак, егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде. Татарча җыр!.. Егет, өне катып, тынып калды. Нәрсә ишетә ул, кемне ишетә? Йа Хода, аның Таһирәсе җырлый түгелме соң? Шул ич, шул, Таһирә тавышы! Кайда ул?.. Егет, үзен белештермичә, яткан җиреннән кинәт бер омтылып куйды. Шунда ук аның күз аллары караңгыланып китте, башы хәлсезләнеп, мендәр читенә авып төште. Шәфкать туташы, куркынып, тизрәк аның кулын алды, пульсын капшады. Әмма егет һушыннан язмады, дөресрәге, һичнәрсәне, һичкемне сизмәс булса да, җырны ишетүдән туктамады. Яңадан бөтен дөньясы эссе томанга йотылса да, җыр... җыр калды." #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #ӘмирханЕники #КемҖырлады?

Тэглар:

66

0