Рөстәм Галиев «Чаклар…»

Рөстәм Галиев «Чаклар…»

12 нче көн. 248 нче бит. «…Балачаклыктан да чыгып бетмәгән чаклар... Өебездәге кебек, минем дә күп балам булыр дигән хыялым бар иде. Авылдагы бер кыз белән дуслаштык. Әй, егет белән кыз булып йөриселәр килә! Бергәләп хыялланабыз да, үчекләшәбез дә. «Минем бик кү-ү-үп балаларым булсын иде», - дип ычкындырдым моңа. Теге кызым күзләрен акайтып, борыннарын җыерган булып: «Мин Фатыйма апа түгел сиңа, ун бала табып ятарга, минем балаларым күп булмаячак!» - дип кырт кискән иде. Ун бала тапкан Фатыйма минем әни бит инде... Еллар үтте. Үземнең гаиләмдә балаларым күп түгел. Тормышымны тәшкил иткән театрым тулы балаларым булды! Алар барысы да - минеке. Мин аларның барысы өчен дә бик зур җаваплылык тоям. Үскәннәрен көтәм, тормышларында, иҗатларында, үсешләрендә катнашам. Алар өчен шатланам, алар өчен кайгырам, кайчакларда - көям... Теге кызның тормышы да ишетелгәли колакка. Ул кыз итәк тутырып бәби алып кайткан, сигез бала анасы. Бер очратсам, «нихәл, Фатыйма!» дип шаяртып көләчәкмен! Шаяртырга насыйп булсын! Мин үзем өчен дә, аның өчен дә бик шат!..»

Тэглар:

105

0